16+

1 майдан социаль түләүләр яңача күчереләчәк: ташламага хокуклы кешеләрне нәрсә көтә?

Пенсия, балаларга пособиеләр, инвалидларга һәм мохтаж гаиләләргә ташламалар хәзер башкача күчереләчәк. Үзгәрешләр кемгә һәм ни рәвешле тәэсир итәчәк?

Пенсия, балаларга пособиеләр, инвалидларга һәм мохтаж гаиләләргә ташламалар хәзер башкача күчереләчәк. Үзгәрешләр кемгә һәм ни рәвешле тәэсир итәчәк?

1 майга кадәр пенсионерларга 10 000 сум акча күчерергә тиешләр. Бу түләүләр Җиңү көне алдыннан түләнәчәк. Федераль дәрәҗәдә аларны Бөек Ватан сугышы ветераннар, сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләре аларга хокуклы. Әмма федераль бюджеттан түләүләр каралмаган күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр аларны төбәк бюджетыннан алачак. Сумма гражданның яшәү төбәгенә бәйле, дип яза Лайф басмасы.

Моннан тыш, 2023 елның 1 маеннан Россия Почтасы пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне өйгә акчалата җиткерүче бердәнбер оешма булачак. Элек түләүләр алучы кайбер кешеләргә альтернатив шәхси компанияләр хезмәт күрсәтә иде.

— 2023 елның 1 маеннан пенсия һәм социаль пособиеләрне акчалата Россия почтасы бүлекчәләрендә генә алырга мөмкин булачак. Башка оешмаларның кассалары түләүләр бирмәячәк. Әгәр сез өегездә генә пенсия яки пособие алсагыз, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Аларны, элеккеге кебек үк, Россия почтасы хезмәткәре китерәчәк. Әгәр дә почтада түгел, ә конкрет оешмада ышаныч кәгазе буенча кемдер сезнең өчен түләүләр ала икән, ышаныч кәгазен яңадан рәсмиләштерергә кирәк булачак, — дип аңлатты PG Partners юридик компаниясе партнеры Светлана Петрикова.

Түләүләр тоткарланмаячак. Барлык акча вакытында күчереләчәк, дип ышандыра белгечләр. 

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 майдан акча китерүче альтернатив оешмалар аша социаль ярдәм чараларын, шул исәптән торак-коммуналь хезмәте буенча компенсацияләр алу, элемтә хезмәтләре өчен түләүләр туктатыла. Әлеге оешмалардан социаль ярдәм чаралары алган кешеләр гариза язмыйча гына Федераль почта элемтәсе оешмасына күчереләчәк, - дип билгеләп үтте юрист Елена Кузнецова.

Белгеч аңлатканча, теләге булган кешеләр социаль түләүләрне банк картасына күчерү формасын сайлый ала. Бу очракта акча "Мир" картасына күчәчәк. Моның өчен социаль яклау органына тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны ай ахырына кадәр эшләү зарур.

- Моннан тыш, май бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә, апрель ахырында ук түләүләр күчерелеп бетереләчәк. 1 майга кадәр барлык акчалар да түләнелеп бетәргә тиеш, - ди Елена Кузнецова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading