16+

1 ноябрьдән "Меркурий" системасында сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлый

1 ноябрьдән Татарстанда "Меркурий" системасында барлык сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

Шул уңайдан эшкәртүче предприятиеләргә учет системасын "Меркурий" системасы белән берләштерергә киңәш ителә. Бу электрон сертификатлар булдыру процессын автоматлаштыру өчен кирәк.
2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" системасына әче сөт продукциясе, эчәргә яраклы сөт, туңдырма, каймак, пахта, йогырт, кефир һәм алардан эшләнгән продуктлар кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading