16+

1 сентябрьдән кайбер укытучыларның хезмәт хакы арта. Кемнәрнеке?

Быелның 1 сентябреннән Татарстанда дәүләт спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырачаклар, дип яза “Казанские ведомости”.

Быелның 1 сентябреннән Татарстанда дәүләт спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттырачаклар, дип яза “Казанские ведомости”.

Премьер-министр Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә, урта һөнәри белемле тренерлар аена якынча 16,2 мең сум алачак, ә югары белемле педагоглар 2 меңгә күбрәк – 18,4 мең сум. Һөнәри квалификациясе һәм вазифасына карап, хезмәткәрнең  оклады артырга мөмкин. Әмма югары белемле һәм икенче квалификация дәрәҗәсе булган балалар спорт оешмасы җитәкчесе дә оклад сыйфатында 18,5 мең сум гына ала алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading