16+

10 мең алимент бурычы булганнарга Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми

Быелның сигез ае нәтиҗәләре буенча 15 мең алимент түләмәүче чит илгә чыга алмаган.

10 мең алимент бурычы булганнарга Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми

Быелның сигез ае нәтиҗәләре буенча 15 мең алимент түләмәүче чит илгә чыга алмаган.

Татарстанда әлеге акция 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Бала турында искә ал – алиментыңны түлә” акциясенең нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Татарстанның баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров әйтүенчә, акция кысаларында алимент түләмәүчеләрдән 7 миллион 770 мең сум бурычны кайтара алганнар. Алимент түләмәүчеләр белән көрәшнең иң үтемле юллары булып бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү, чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү, административ җаваплылыкка тарту тора.
Закон нигезендә әгәр дә алиментлар буенча 10 мең сумнан артык бурычың бар икән, Россия чиген чыгарга рөхсәт ителми. Быелның сигез ае нәтиҗәләре буенча 15 мең алимент түләмәүче чит илгә чыга алмаган.

Безнең республикада алимент түләмәүчеләр, гадәттә, 30-42 яшьләрдәге ир-атлар. 10 проценты рәсми рәвештә эшләми. Мондый бурычлылар белән суд приставлары аерым эш алып бара.
Хатын-кызлар арасында да балаларын ташлап китүчеләр бар. Алимент түләүдән качып йөргән әниләр саны 2 мең тирәсе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

 Әнвәр Закиров исә, чит илгә чыгар алдыннан бурычлар турында мәгълүматны тикшерергә киңәш итә. Аны суд приставларының рәсми сайтыннан карарга була. Сервиста бурычны онлайн режимда түләү мөмкинлеге дә каралган. Үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Алимент түләмәүче, башка бурычлы кеше турындагы мәгълүмат 20 минут эчендә чиктәге постларга таратыла. Бурычны түләгәннән соң, приставларга хәбәр итү сорала. Чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала. Дәүләт хезмәтләре электрон порталында да түләнмәгән бурычларың турында мәгълүмат бар.

Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X