16+

10 октябрьдә – гомумшәһәр өмәсе

Казанда 1 октябрьдән санитар чистарту ункөнлеге башлана, әлеге чараны 10 октябрьдә гомумшәһәр өмәсе йомгаклый.

Казанда 1 октябрьдән санитар чистарту ункөнлеге башлана, әлеге чараны 10 октябрьдә гомумшәһәр өмәсе йомгаклый.

Декада эчендә 3800 ишегалдын, 20 миллион квадрат метр юл өслеген, 17 миллион квадрат метр яшел зонаны, 300 гектарда паркларны һәм скверларны җыештырып чыгу бурычы тора. Җәмәгать транспорты павильоннары, электр һәм терәк баганалары буялачак, юл билгеләре яңартыла. Агачлар һәм куаклар утырту башланачак. Санитар чистарту чарасының монысында урманлыкларны һәм елга буйларын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Төп эшләрне торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, тышкы төзекләндерү предприятиеләре башкара. Ункөнлектә, узган елдагы кебек үк, быел да 40 меңгә якын казанлы, ике меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading