16+

10 яшьлек малай Путинга хат язган

Ул хатында “Европага ышанычны югалтмаска” сораган.

Ул хатында “Европага ышанычны югалтмаска” сораган.

Австриядә яшәүче 10 яшьлек Маттиас Брандштеттер Россия Президенты Владимир Путинга хат язган, дип хәбәр итә Россиянең тышкы эшләр министрлыгы Facebookтагы сәхифәсендә. Бу хакта “Комсомольская правда” яза. Маттиас Брандштеттер хатны Австриядәге Россия илчесе аша юллаган. Хатта  Европада Россиягә карата яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләрнең күп булуын язган. “Европа дәүләтләре белән Россия якын күршеләр, алар бер-берләре белән икътисади яктан бәйләнгән. Россия белән Европа ныграк бәйләнештә булырга тиеш дип уйлыйм. Зинһар өчен, Европага ышанычыгызны югалтмагыз” дигән ул хатта. Маттиас Брандштеттер Россия ягыннан җавапны алган инде: аңа шәхси автограф белән Путин фотосын, шулай ук Россия турында берничә китап җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading