16+

105 яшьлек әби бик оста итеп балалайка чиертә

Балтач районында иң өлкән кешегә – 105 яшь. Ольга Васильевна әле күптән түгел генә туган көнен билгеләп узды, ди яза район газетасы.

105 яшьлек әби бик оста итеп балалайка чиертә

Балтач районында иң өлкән кешегә – 105 яшь. Ольга Васильевна әле күптән түгел генә туган көнен билгеләп узды, ди яза район газетасы.

Йөзьяшәрне тәрбиягә алган гаилә дә бик үзенчәлекле, Ольга ханымны караучы Мария апаның үзенә дә 90 яшь. «Күзләре күрмәсә дә, йөри алмаса да, хәтерле, зиһенле әле ул. Кунакларны ярата, кеше килсә, торып утыра», – ди Мария апа.

Ольга Васильевнаның төп юанычы – балалайкасы – гомер буе кулыннан төшмәгән. Хәзер дә такмакларны тезә генә әби. Татарча да яхшы җырлый. Үзен котларга килгән Балтач районы башлыгына да җырларын бүләк иткән.

Фото: Ватаным Татарстан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading