16+

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең тема буенча юнәлешләре расланды

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020-2021 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең тема буенча юнәлешләрен раслады.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020-2021 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең тема буенча юнәлешләрен раслады.

Онытырга хакыбыз юк (тарихи вакыйгалар, иҗтимагый күренешләр, сәнгать әсәрләре, хәтер); мин һәм башкалар (кешеләр арасында кеше; низаг проблемасы, «үзең булып калу» дигәнне аңлау проблемасы); узган белән киләчәк арасында: минем буын портреты (мәдәни сораулар, әдәби күнекмәләр, тормыш бәяләмәләре, гаилә һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләр); үзгәрешләр вакыты (кеше һәм кешелек дөньясы алдында торган үзгәрешләр, ачышлар, чакырулар); үз-үзең белән сөйләшү (кешенең эчке дөньясы һәм аны өйрәнү ысуллары — кеше үз-үзенә бирә торган сораулар; эчке кичерешләр; вөҗдан темасы).
Инша язуның төп вакыты – 15 апрель, өстәмә көннәр – 5 һәм 19 май.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading