16+

11 яшьлек бала үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Яр Чаллыда 11 яшьлек малай һәлак булган юл һәлакәте факты буенча РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 3 өлеше «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Прокуратурада әлеге хәлне тикшерү аерым контрольгә алынган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Юл-транспорт һәлакәте сишәмбе көнне Тогаево ягына борылышта М-7 трассасында булган. 39 яшьлек хатын-кыз идарәсендәге Hyundai внедорожнигы һәм VALDAI NEXT йөк машинасы бәрелешкән. Хатын-кыз, шулай ук 3 һәм 14 яшьлек ике бала хастаханәгә озатылган. Йөк машинасы йөртүчесе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading