Казанда 11 яшьлек кызны машина бәрдергән.
Әлеге хәл башкаланың Меридиан урамындагы 10нчы йорт янында булган. "Хундай Солярис" белән идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз ярамаган урында юл аша чыгып баручы кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә кыз бала хастаханәгә эләккән. Ярдәм күрсәтелгәннән соң ул өйгә җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар