16+

11 яшьлек кыз бала 14 яшьлек абыйсыннан балага уза

Тәрбиягә алган хатын пособие алырга гына ярата.

11 яшьлек кыз бала 14 яшьлек абыйсыннан балага уза

Тәрбиягә алган хатын пособие алырга гына ярата.

Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча тикшерү идарәсе Эртиль районының опека һәм попечительлек органында эшләүче баш белгечкә карата җинаять эше ачкан. Түрә хатын тәрбиягә алынган кыз баланың яшәү шартлары турында ялган белешмә төзегән. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, түрә хатын берни дә ачыкламаган килеш, бала яши торган шартларны тикшерү турында акт төзи. Ягъни бу — фиктив документ була. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шушы хәл балага карата законсыз гамәлләр кылу өчен шартлар тудыра.

«Комсомольская правда» мәгълүматы буенча, законсыз гамәлләр дигәндә түбәндәгеләр күз алдында тотыла. Бу гаиләдә тәрбиягә алынган сигез бала яши. Аларны шулкадәр «яхшы» итеп тикшереп торалар ки — нәтиҗәдә 11 яшьлек кыз бала 14 яшьлек абыйсыннан балага уза. Бу кыз баласын тудырачак, чөнки авырны төшертер сроклар инде узган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, фактта сигез бала үзләренчә көн күрә. Аларны тәрбиягә алган хатын пособие алырга гына ярата. Ләкин опека хезмәткәре бу хәлгә артык игътибар итеп тормый. Төбәк буенча Тикшерү идарәсендә бу мәгълүмат турында комментарий бирмиләр. 

Опеканың баш белгеченә карата җинаять эше ачылган. «Битарафлык» маддәсе буенча гаепләнгән очракта аңа 120 мең сум штраф салулары яки өч айга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Шулай ук вазифаи ялган өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading