16+

11 яшьлек малай мәктәп янында туңып үлгән

Хәзерге вакытта тикшерү бара. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара. 

Пермь краенда шаккатыргыч вакыйга булган. Бишенче сыйныф укучысы әбисе өеннән көмешкә урлап чыккан. Шуны эчкәннән соң, урамда туңып үлгән.

Төбәкара Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Северный бистәсендәге 15нче мәктәп бинасы янында 11 яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган.

Хәзерге вакытта булган вакыйгаларның барлык шартлары билгеләнә. 
Пермь крае тикшерүчеләре бу факт буенча тикшерү башлаган.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, мәктәп укучысы әбисендә кунакта булган һәм аның өеннән көмешкә тутырылган ярым литрлы шешә алып чыгып киткән. Бала өенә кайтмаган, әнисе дә ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать итмәгән. Икенче көнне укучы малайның үле гәүдәсен җылылык трассасы янында табып алалар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading