16+

11 йорт җыештыручы кар бүлешә алмыйча сугышкан

Мәскәүдә "кар бүлешә алмаган" йорт җыештыручыларга җәнҗал куптарганнары өчен беркетмә төзегәннәр.

Мәскәүдә "кар бүлешә алмаган" йорт җыештыручыларга җәнҗал куптарганнары өчен беркетмә төзегәннәр.

Мәскәү үзәгендә җәнҗал куптарган 11 йорт җыештыручыга карата административ беркетмә төзелгән.

"Жилищник" ДБУ хезмәткәрләренең күмәкләшеп сугышуыннан соң Мәскәү үзәгендә унбер кеше тоткарланган. Җәнҗал кар җыештыруда риза булмаулары аркасында килеп чыккан, дип хәбәр иткән РИА Новостига хокук саклау органнарындагы чыганак.

Элегрәк РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала бүлеге матбугат хезмәтендә РИА Новостига сөйләгәнчә, Машков урамындагы конфликттан соң бүлеккә берничә җәнҗал куптаручы китерелгән. Тавыш коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре арасында килеп чыккан.
"Мәскәү үзәгендә "Жилищник" ДБУ хезмәткәрләре арасында килеп чыккан низагтан соң, 11 кешегә РФ КоАП 20.1 нче маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк", - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading