16+

12нче хастаханәгә 70 ел

Казанның иң зур, бай тарихка ия медицина учреждениеләренең берсе – 12нче шәһәр хастаханәсенә 70 ел.

12нче хастаханәгә 70 ел

Казанның иң зур, бай тарихка ия медицина учреждениеләренең берсе – 12нче шәһәр хастаханәсенә 70 ел.

1930 еллар Авиатөзелеш районының «чәчәк аткан» чоры булып шәһәр тарихына кереп калгандыр. «Казмаш» авиазаводы, Орджоникидзе исемендәге 124нче завод шул елларда төзелә. Кыскасы, Казанда зур хастаханәгә ихтыяҗ барлыкка килә. Шул рәвешле, 1949 елда 150 урынга исәпләнгән хастаханә ачыла. 70 ел эчендә биредә барысы да үзгәргән, заманчалашкан, хастаханәнең яңа биналары ачылган. Бүген ул республикада да иң зурларыннан санала. Хәзер монда 448 койка урын исәпләнә. Ел саен биредә 13 меңнән артык татарстанлы дәвалана.

Республикадагы бердәнбер һөнәри патология үзәге дә биредә урнашкан. Монда сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган эштә хезмәт итүчеләр тикшеренә, тернәкләнә ала.

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, вакытлар, сәяси карашлар үзгәрсә дә, Казан табиблары һәрчак үз миссияләренә тугры булып калдылар. Алар игелек кылалар, кешеләрне дәвалыйлар. «Безнең алда илкүләм зур проектлар тора. «Демография», «Сәламәтлек» программаларын җиренә җиткереп үтәргә тырышыйк», – ди Светлана Захарова.

12нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Рамил Әхмәтов та бу фикер белән килешә. Илкүләм проектларга өстәп «Татарстан стандарты – дустанә сырхауханә» программасын да үстерергә кирәк. Әлеге проектлар дәвалау сыйфатын яхшыртырга, пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырырга, медицина персоналының хокукларын да якларга ярдәм итәчәк», – дип саный.

– Без ветераннарга, өлкән кешеләргә зур игътибар бирәбез. Шәһәрнең «Жизнелюб» ветераннар хәрәкәте белән уртак чаралар оештырабыз. Татарстан пенсионерлары сүз артыннан кесәгә кермиләр. Мактарлык нәрсә бар икән – мактыйлар, җитешсезлекләр булса, туры бәреп әйтәләр. Яңа стандартлар буенча эшләү безгә яңа баскычка күтәрелергә ярдәм итәр дип уйлыйм, – ди Рамил Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading