16+

13 яшьлек көрәшче уңышсыз алымнан соң комага китә

Имгәнгән малайны хастаханәгә илтәләр

Имгәнгән малайны хастаханәгә илтәләр

Башкортстанның Туймазы районара тикшерү бүлеге 13 яшьлек малай имгәнү турында эшне тикшерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

13 яшьлек малай Бакалы районында милли көрәш буенча ярыш вакытында имгәнгән. 

Якынча белешмә буенча, 30 гыйнварда 13 яшьлек үсмер яшьтәшләре белән спарингка чыга. Ярыш Бакалы авылындагы спорт мәктәбе базасында уза. Имгәнгән малайны хастаханәгә илтәләр, ул авыр хәлдә була. Хәзер бала хастаханәдә ята, аңа табиблар ярдәм күрсәтә.

Тикшерүчеләр вакыйга урынын караган, ярышларны оештыручыларны һәм катнашучыларны сораштыралар. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре белән дә сөйләшәләр, документларны, ярышларны оештыру кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр. Шуннан соң җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading