16+

13 яшьлек кызның гәүдәсен су баскан подвалда тапканнар

Яшүсмернең әти-әнисе үзләре кызларын баздан алганнар.

Яшүсмернең әти-әнисе үзләре кызларын баздан алганнар.

Тикшерү комитеты Волгоград өлкәсенең Котлубань бистәсендә су төшкән базда табылган 13 яшьлек кызның үлеме сәбәбен ачыклый, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча матбугат хезмәте.

Ведомство хәбәр иткәнчә, чәршәмбе көнне Котлубань бистәсендә яшәүче ир белән хатын Волгоградка әйберләр сатып алу өчен китә, 18 яшьлек уллары һәм 13 яшьлек кызлары өйдә кала.

Көндез егет хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән, ә аның сеңлесе ишегалдына йөреп керергә чыккан. Беркадәр вакыттан соң абыйсы кызның юклыгын сизеп ала һәм аны эзли башлый.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, баланы кайтып җиткән әти-әнисе табып ала, хуҗалыктагы сарайда подвал була. Шунда сулар җыелып торган. Әни кеше подвал өстендәге такталарның читкәрәк этелгән булуын күреп алган. Нәкъ менә шунда кызның үле гәүдәсе табылган. Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, кызларын баздан әти-әниләр үзләре чыгарган, тик ул инде үлгән булган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading