16+

13 яшьлек машина йөртүче ЮХИДИ инспекторлары белән куыш оештырган

Баланы машина руле артына утырткан ата кешенең үз-үзен тотышы шаккаттыра. Гүя, бу аның өчен гадәти хәл.

Баланы машина руле артына утырткан ата кешенең үз-үзен тотышы шаккаттыра. Гүя, бу аның өчен гадәти хәл.

ЮХИДИ инспекторлары 13 яшьлек хокук бозучы артыннан куа чыккан.
Малай тотылгач, ни өчен руль артына утыруын һәм кемнең шәһәр буйлап йөрергә тәкъдим итүен сөйләгән.
Яшел Үзәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары Toyota Camry  машинасын күреп ала. Ул машина юлыннан тигез генә бармыйча, читкә чыгып киткән. Соңрак ачыкланганча, автомобиль руле артында 13 яшьлек яшүсмер булган. Полицейскийларны күреп, малай машина  тизлеген тагын да  арттырган. Инспектолар берәр хәл була күрмәсен дип, аның артыннан куа чыгалар.
Рогачева урамындагы йорт ишегалдында машина туктый һәм, ЮХИДИ автомобиле белән бәрелешеп, артка таба хәрәкәт итә башлый. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә берәү дә зыян күрмәгән. Һәлакәт вакытында малай үги әтисе белән булган, ул алгы пассажир утыргычында утырган.
Баланың үги әтисенә карата "Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка идарә итүне биргәне" өчен беркетмә төзегәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading