16+

14 май мәктәп укучылары өчен ял көне булачакмы?

Башкортстанда 14 май көнен мәктәп укучылары өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр.

Башкортстанда 14 май көнен мәктәп укучылары өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр.

“Мәктәп укучылары 13 май көнне ял итә дә, аннан соң бер көн укый һәм кабат яллар булачак. Халык 14 май көнен ял дип игълан итүне сорый. Ул очракта 4 көнгә шәһәрдән китү мөмкинлеге булачак”, - ди Башкортстанның премьер-министры Андрей Назаров.

Республика башлыгы Радий Хәбиров өчен бу тәкъдим көтелмәгән булды. Аның фикеренчә, укучылар болай да укудан артта кала. Шуңа да ул Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә һәм мөмкин булган очракта тәкъдимне хупларга йөкләде. 

“Дөресен генә әйткәндә, без укуны күп калдырдык. Хәзер уку графигы сәгатьләрне куып җитү максаты белән төзелде. Шулай да йөкләмә өстендә эшләячәкбез”, - ди БР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбердин.

“Карарның ни дәрәҗәдә укучыларга һәм халыкка файдалы булачагын истә тотып, аек акыл белән эш итегез”, - диде Радий Хәбиров бүген узган Хөкүмәт утырышында.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading