16+

14 яшьлек кыз үги әтисеннән балага узган

Үги атага нибары 26 яшь

Үги атага нибары 26 яшь

Башкортстанның Зилаер районында яшәүче 14 яшьлек кыз үги әтисеннән балага узган. Ир кыздан 12 яшькә өлкәнрәк. Кыз район үзәк хастаханәсенә 27 гыйнварда мөрәҗәгать иткән. Анда аңа йөклелекнең 9-10 атнасы турында хәбәр иткәннәр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җенси якынлыкның узган елның ноябрь ахырында булуын ачыклаган. Ирне полициягә китергәч, ул барысын да таныган. Хәзерге вакытта эшне тикшерүче карый.
Кызганычка каршы, кызның әнисе бу вакытта кайда булган, аңа ничә яшь, бу гаилә нинди шартларда яшәгәнлеге турында мәгълүмат юк. Шулай да үги атага нибары 26 яшь булгач, аның хатыны үзеннән берникадәр өлкәнрәктер, дип уйларга урын бар. Шул ук вакытта, әлегә кыз белән нәрсә булачагы да билгеле түгел.

kiziltan.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading