16+

 15 ел элек югалган солдат табыла

Төмәндә 15 ел элек хәрби частьтән качкан солдатны тапканнар.

 15 ел элек югалган солдат табыла

Төмәндә 15 ел элек хәрби частьтән качкан солдатны тапканнар.

 

 

 Хәрби тикшерүчеләр 15 ел элек хәрби частьтән  качып киткән һәм Төмән һәм Свердловск өлкәләрендә качкынлыкта яшәгән ир-атны тапканнар, дип хәбәр яза РИА Новости Россия Тикшерү комитетының Төмән гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлегенә сылтама белән.

Ведомство мәгълүматы буенча, 2004 елның декабрендә Магаданда туган хәрби Евгений Южанин үз ихтыяры белән Төмәндәге хәрби частьтән чыгып китә, шуннан бирле аны берәү дә күрми. 

"Хәрби частьтән чыгып киткәннән бирле, Южанин Төмән һәм Свердловск өлкәләре территориясендә яшәгән, төрле эшләрдә хезмәт куйган. Шул ук вакытта хәрби частьне үз белдеге белән калдыру өчен җитди сәбәпләр дә булмый. Южанинның туганнары аның турында берни дә белми, әнисе һәм аның апасы ир белән күрешер өчен тикшерүчеләр хәбәр иткәннән соң гына килә", - дип сөйлиләр тикшерү комитетында. 
 Хәрби тикшерү бүлегендә өстәүләренчә, 2020 елның 30 апрелендә ир-атка карата җинаять эше туктатылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading