16+

15 яшьлек чемпионның ваннада гомере өзелгән

Панкратион буенча Россия чемпионы Ирина Рыбникованы ваннада ток сугып үтергән.

Панкратион буенча Россия чемпионы Ирина Рыбникованы ваннада ток сугып үтергән.

Бу хакта "Риа Новости" хәбәр итә.  

Фаҗига 8 декабрьдә Братски шәһәрендә булган, анда әлеге төр көрәш буенча турнир үткән.

15 яшьлек Ирина зарядкага куелган телефон белән ваннада юынган вакытта сөйләшкән. Бер мизгелдә телефон ялгыш ваннага килеп төшкән һәм ток бәрүдән кызның гомере өзелгән.
Бөтенроссия турниры нәтиҗәләре буенча кыз Россия җыелма командасына кергән булган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X