16+

15 яшьлек кызның үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Соңгы вакытта укуда өлгереше начар булганга, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре начарайган.

Соңгы вакытта укуда өлгереше начар булганга, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре начарайган.

Яр Чаллының Мәләкәс арьягы битәсендәге торак йортның җиденче катыннан 15 яшьлек кызның егылып төшүе турында моңарчы хәбәр иткән идек. Билгеле булганча, үз-үзенә кул салуга җиткергән өчен шушы көннәрдә җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 26 майда булды. Бала супермаркет түбәсенә егылып төшеп үлгән иде. Башта вакыйганың берничә сәбәбе каралган, шул исәптән "селфи" ясаган вакытта егылып төшкән дигән фаразлар да әйтелде. Әмма тиздән ачыкланганча, төп сәбәп үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү булган.
Билгеле булганча, кыз тулы гаиләдә тәрбияләнгән, музыка мәктәбендә белем алган, соңгы вакытта аның әти-әнисе белән укуда өлгереше начараю  аркасында мөнәсәбәтләре начарайган.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading