16+

16 бала хлор белән агуланган

Әстерханда 19 бала спорт комплексындагы күнекмәләрдән соң хлор белән агуланган.

Әстерханда 19 бала спорт комплексындагы күнекмәләрдән соң хлор белән агуланган.

Әстерхан бассейнында хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше кузгатылган - биш яшьтән 12 яшькә кадәрге 19 бала зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган, балаларның алтысы реанимациядә, кислород астында. Хәлләре хәлиткеч түгел, шуңа күрә аларның янына әти-әниләрен кертергә рөхсәт ителгән.
Шулай ук шәһәр клиник хастаханәсенә җиде өлкән кеше китерелгән - бу әлеге бассейн урнашкан спорт комплексы хезмәткәрләре. Бар кеше дә бинадан эвакуацияләнгән.

Ачыкланганча, зыян күрүчеләр бүген иртән, дәресләрдән соң, үзләрен начар хис итә башлаганнар. Каза булган урында хәзер криминалистлар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре эшли. Шулай ук бирегә Әстерхан өлкәсе губернаторы да килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, чистарту технологиясе бозылу аркасында, су эшкәртү вакытында  хлор концентрациясенең артуы килеп чыккан. Бассейнны ким дигәндә ай ахырына кадәр ябарга карар кылынган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading