Тольяттида 16 яшьлек спортчы Сафия Аскарованы үтергәннәр. Муены,гәүдәсенә кадап һәм кисеп үтерелгән кыз мәетен Автозавод районында тапканнар, дип хәбәр итә Лента.ру.
Вәхшине кулга алганнар. Ул кызның танышы - 16 яшьлек егет булып чыккан. Егет ике арада килеп чыккан низаг аркасында аны үтергән, дигән фаразлар бар.
Сафия Аскарова йөзү буенча спорт мастеры булган. 2017 елда ул Россиянең юниорлар арасындагы беренчелегенә үткәрелгән ярышта икенче урынны алган булган. Декабрьдә ул Саранскида узган "Россия резервлары" ярышында катнашкан.
Фотода: кыз үтерелгән урын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар