16+

16 яшьлек кыз өч елда 100 пластик операция ясаткан

Моның өчен ул 59 млн сум акча түләгән. 

16 яшьлек кыз өч елда 100 пластик операция ясаткан

Моның өчен ул 59 млн сум акча түләгән. 

Хыялдагы кыяфәткә керү өчен, Кытайда яшәүче 16 яшьлек кыз йөз тапкыр пластик операция ясаткан. Бу адымга ул сыйныфташларының көлүеннән туеп бара. Чжоу Чуна беренче операцияне 13 яшендә ясата. Ринопластика, липосакциядән тыш, иреннәрен дә кабарта, күкрәкләрен зурайта. Акчаны кызларына әти-әнисе бирә. Түләмәгән очракта, мәктәптә укуын ташлап, үзе акча эшли башлаячагын әйтә. Курчакка охшап калган кыз алга таба да "матурланырга" җыена. "Үз кыяфәтемнән беркайчан да канәгать калмаячакмын. Һәр пластик операциядән соң тагын да матуррак күренәм кебек. Нишләп иртәрәк ясата башламадым" ди ул.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading