16+

17 яшьлек кыз югалган. Күрүчеләр юкмы?

Яшел Үзәндә бер атна диярлек югалган укучы кызны эзлиләр.

Яшел Үзәндә бер атна диярлек югалган укучы кызны эзлиләр.

Соңгы тапкыр кыз 14 ноябрьдә әнисе белән элемтәгә чыккан була.
Яшел Үзәндә атна буена югалган 17 яшьлек укучыны эзлиләр. Кызның әнисе Ирина сөйләгәнчә, соңгы тапкыр алар кызы белән шимбә көнне, 14 ноябрь кичендә сөйләшкәннәр.

Шимбә көнне без Эвелина белән сүзгә килдек - кызым 11 нче сыйныфта укый. Чыгарылыш имтиханнары, БДИ, нерв киеренкелеге... Кинәт мин баламның мәктәпкә йөрмәвен белеп алдым. Шунда тавыш чыкты. Кызым ул көнне кунарга кайтмады", - дип уртаклашкан журналистлар белән Ирина.

Икенче көнне дә бала өендә күренми. Эвелинаның әнисе кызының барлык дусларына һәм танышларына шалтырата, полиция һәм эзләү белән шөгыльләнүче волонтерларга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, кызның шимбә көнне якшәмбе көнне кайда кунганын ачыклый алалар. Ләкин соңыннан яшүсмер кызның кая киткәнен берәү дә белми.
Бүгенге көндә укучының телефоны сүндерелгән, социаль челтәрләргә дә ул керми. Башка шәһәрдә яшәүче кызның әтисе дә баласының кайда икәнен белми.

Кызның буе - 173 см, җирән чәчле, күзләре соры. Югалган көнне өстендә соры пальто, зәңгәр чалбар, ачык яшел ботинка һәм буй-буйлы шарф булган.
Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркем 112 яки 02 номерына мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading