16+

175 нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галявиев беркайда да "учёт"та тормаган

Аның гаиләсе дә тәртиплеләрдән саналган.

Аның гаиләсе дә тәртиплеләрдән саналган.

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галявиевның гаиләсе тәртипле саналган. Егет беркая да "учёт" та тормаган. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шулай дип белдергән.

Шулай ук җинаять кылучы соңгы вакытларда әти - әнисе белән яшәмәве, күптән түгел генә алардан күченеп китүе билгеле.

"Егет тәртипле гаиләдән. Ул престижлы югары уку йортларында укыган. Әти - әнисенең уку өчен түләү мөмкинлеге булган. Күптән түгел генә ул әти - әни яныннан күченгән. Ул ниндидер акчага яшәгән бит инде? Финанс яктан гаилә яхшы хәлдә. Тик шәхси элемтәләргә килгәндә, әти - әни бала белән аралашмаган. Шул системалы конфликтлар нәтиҗәсендә ул әти - әнисеннән күченгән дә инде. Әти - әнисе дә соңгы вакытта аның белән нәрсә булганын аңламаган ", - ди Волынец.

Илназ Галявиев 11 майда 8 кешене, шул исәптән 1 укытучыны атып үтерде. Тугызынчы кеше, шулай ук укытучы, хастаханәдә җан бирде. Тагын ике дистәгә якын (күбесе балалар) җәрәхәт алучылар хастаханәдә дәвалана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading