11 майда 7 укучы һәм 2 укытучы һәлак булды.
175 нче гимназиядә Илназ Галявиев кулыннан һәлак булучыларны бүген, 12 майда җирлиләр. Бу мәгълүматны Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова раслады, дип яза “Татар-информ” МА.
Мәрхүмнәрне Константиновка, Самасырово, Курган, Балык Бистәсе, Биек тау һәм Казанның Мөселман зиратларына җирләячәкләр.
0
Комментарийлар