16+

Казанның 175нче гимназиясе янында полицейскийлар йөри. Ни булган?

Казанның 175 нче гимназиясе янында хокук саклаучылар пәйда булган. Моны күргән ата-аналар да курка калган.

Казанның 175 нче гимназиясе янында хокук саклаучылар пәйда булган. Моны күргән ата-аналар да курка калган.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте аңлатуынча, 14 декабрь көнне шәһәр мәктәпләренең берсенең электрон почтасына 175нче гимназиягә янаулар белән хат килгән. Мәктәп директоры бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Инде кич белән уку йорты янында хокук саклау хезмәткәрләре пәйда булган, полицейскийлар бүген иртән дә шунда икән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре хат җибәрүченең шәхесен билгели.

"Борчылмавыгызны үтенәбез: кызганычка каршы, Казанның кайбер мәктәпләренә мина куелу турында ялган хәбәрләр килде. Һәр мондый хәбәр исәпкә алынырга, ә мәктәп тикшерелергә тиеш. Хокук саклау органнарына оперативлыклары өчен рәхмәт", - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading