16+

175нче мәктәп укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме ничек узачак?

175нче мәктәпнең 9нчы (86 бала) һәм 11нче (28 бала) сыйныф укучылары быел укуны янәшәдә урнашкан 174нче мәктәптә тәмамлаячак.

175нче мәктәпнең 9нчы (86 бала) һәм 11нче (28 бала) сыйныф укучылары быел укуны янәшәдә урнашкан 174нче мәктәптә тәмамлаячак.

Алар өчен икенче катта аерым бер блок бүлеп бирелгән. Укучылар үзләренең укытучылары белән укыячак. Уку 17 майда башлана. Бу хакта Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов хәбәр итте.

“Әлеге укучылар өчен соңгы кыңгырау 22 майда 174нче мәктәптә яңгыраячак. Бәйрәмнең аерым яки шушы мәктәпнең чыгарылыш укучылары белән бергә үткәрелүе әлегә билгеле түгел. 24 майдан имтиханнар башланачак”, - диде ул.

“Кызганыч, күрелгән чаралар 175нче мәктәп укучыларын фаҗигадән коткара алмады. Бу – Казан мәктәпләренең проблемасы гына түгел, илдәге барлык мәктәпләрнең бәласе. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен комплекслы чаралар кирәк. Президент мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү концепциясен булдыру турында Хөкүмәткә йөкләмә бирде. Инде 1 сентябрьгә бу өлкәдә үзгәрешләр көтәбез”, - диде Казанның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов.

175нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары бер сыйныфка тупланачак. Мәктәптә барлыгы дүрт беренче сыйныф бар. Хәзерге вакытта ата-атаналардан балаларын ничек укытырга теләве турында сораштыру алып барыла. Алар 171нче мәктәптә укыр дип көтелә.  Башка сыйныф укучылары дистанцион форматта белем алачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading