16+

175нче мәктәп укытучыларының гамәлләре дөрес дип бәяләнә

175нче мәктәпнең иминлек паспорты булган.

175нче мәктәпнең иминлек паспорты булган.

Бу хакта журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

“Әлеге иминлек паспорты уку елы башында раслана. Ул барлык кирәкле органнар белән килешенә. Паспортта укучыларның, укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең гамәлләре, эвакуация планы языла. Уку елы башында бинада тавыш көчәйткеч аша хәбәр бирүче җайланмасы, видеокүзәтү, кисәтү төймәсе, металл детекторлары, урам якта утлар, коймалар урнаштырылды. Паспортта күрсәтелгән план тулысынча үтәлгән”, - диде Илсур Һадиуллин.

Ул РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов белән атыш булган урында һәм хастаханәдә балалар янында булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Мәскәүдән килгән министрлык вәкилләре зыян күргән балаларга һәм ата-аналарга 174нче мәктәптә ярдәм күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, Сергей Кравцов Казанга Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча килде. 

Мәктәптә сак хезмәте булган. “Сак хезмәтенең төрле формасы була: төнге һәм көндезге. Республиканың барлык мәктәпләрендә төнге сак хезмәте бар. 175нче мәктәптә вахтер бар иде. Иң мөһиме – ул кисәтү төймәсенә басарга өлгергән. Барлык органнар да вакытында килеп җиткән, шуңа күрә мәктәптә сак хезмәте булмады, дип без әйтә алмыйбыз”, - ди Илсур Һадиуллин.

“175нче мәктәптә булган атыш вакытындагы укытучыларның гамәлләре дөрес дип бәяләнә. Балалар эвакуациянең нәрсә һәм андый очракта үзләрен ничек тотарга икәнен бик яхшы белгән. Иң мөһиме – алар укытучылары ничек кушкан, шулай эшләгән. Укытучылар объектта балаларның гомерен саклап калу өчен көрәшкән. Мәгариф өлкәсендә эшләгән җитәкче буларак әйтәм, иминлекне тәэмин итүнең иң мөһим ысулы – кисәтү төймәсенә басу. Мондый чакта аек акыл белән эш итү, балаларны эвакуацияләү бик кыен”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X