16+

18 ел элек кылынган җинаятьнең эзенә төшкәннәр

Красноярск краенда 2002 елның июлендә шул төбәктә яшәүче хатын-кызны үтергән 42 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар.

Красноярск краенда 2002 елның июлендә шул төбәктә яшәүче хатын-кызны үтергән 42 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгардылар.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 18 ел элек ул вакытта әле 24 яшьлек ир-ат "Нива"машинасын туктаткан. Рульдә 56 яшьлек хатын-кыз булган, ул аны Саянск районына илтеп җиткерергә сораган.

Шофер ханым пассажирына бәрәңге сатуын һәм үзе белән акча алып кайтуын сөйләгән. Теге ир ике дә уйламый,  пычак чыгара һәм машинаны трассадан урманга таба борырга куша. Шуннан соң корбанын машинадан төшереп урманга алып керә, акчасын алгач, буып үтерә. Моннан тыш, ул автомобильдән магнитоланы тартып ала һәм үле хатыннан алтын алкасын салдыра.

Берничә көннән туганнарының эзләү мөрәҗәгате буенча автомобиль табыла. Хатынны хәбәрсез югалган дип саныйлар, ә аның калдыкларына гөмбәчеләр 2005 елда гына юлыга.

2019 елның җәендә ниһаять тикшерүчеләр җинаятьченең шәхесен ачыклый алган: ул кеше Свердловск өлкәсендә 2014 елда әби һәм аның оныгын үтергән өчен төрмәдә утыра икән. Бу вакытта суд аңа 22 ел срок биргән.

Красноярск краендагы үтерүдә гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Уярск суды аңа инде чыгарылган хөкем карарын исәпкә алып, 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне билгели, гомумән алганда, ир 27,5 ел гомерен махсус режимлы колониядә үткәрәчәк.

18+

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading