16+

18 миллион бала бер тапкыр түләнә торган түләүләр алган. Ә сез алдыгызмы әле?

Финанс министрлыгы тарафыннан әлеге максатларга бүлеп бирелгән 204 миллиард сумның 180 миллиард сумы үз адресатларына барып җиткән инде.

Финанс министрлыгы тарафыннан әлеге максатларга бүлеп бирелгән 204 миллиард сумның 180 миллиард сумы үз адресатларына барып җиткән инде.

Мәктәп яшендәге 18 миллион баланың ата-аналары бер тапкыр түләнә торган "мәктәп" түләүләрен алган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Без инде 18 млн балага акча күчердек", - дигән Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Андрей Кигим.
Ул ачыклык керткәнчә, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан әлеге максатларга 204 млрд сум бүлеп бирелгән һәм шуның 180 млрд сумы адресатларына  җибәрелгән инде.

Гаризалар кабул итү тагын 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы указга кул куйган иде. Ул россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading