16+

18 яшькә кадәр өйләнешергә мөмкин булачак

Россиядә парларга язылышырга рөхсәт иткән яшьне үзгәртергә уйлыйлар.

18 яшькә кадәр өйләнешергә мөмкин булачак

Россиядә парларга язылышырга рөхсәт иткән яшьне үзгәртергә уйлыйлар.

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, законга үзгәрешләр кертелгән очракта яшьләр 18 яшь тулганчы ук өйләнешә алачаклар. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына 2021 елның февралендә тәкъдим итәргә җыеналар. Хәзерге вакытта 18 яшькәчә өйләнешү төрле төбәктә үзе кабул иткән кагыйдәләр нигезендә генә рөхсәт ителә.Әйтик, бездә хатын бала көтә икән, язылышуны 18 яшь тулганчы да рөхсәт итәләр. Кайбер төбәкләрдә эш урыны булган үсмерләргә өйләнешергә ярый.
Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы елларда кәләшләр “картайган”, хатын-кызларның күбесе 25-34 яшьтә кияүгә чыга, сигез ел элек бу күрсәткеч 18-24 яшь булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading