16+

18 яшьлек егет белән кыз газга агуланып үлгән

Башкортстанның Сипайлово бистәсе гаражларында 18 яшьлек егет һәм кызның гәүдәләрен тапканнар.

Башкортстанның Сипайлово бистәсе гаражларында 18 яшьлек егет һәм кызның гәүдәләрен тапканнар.

Аларны тәүлек буе эзләделәр, дип яза «Кызыл таң». 14 октябрьдә төнлә Ш. Альфред һәм А. Руфинаны «Ирәмәл» сәүдә-күңел ачу комплексында күргәннәр.

Яшьләрнең берсе дә туганнарының һәм якыннарының шалтыратуларына җавап бирмәгән. 15 октябрьдә аларның гәүдәләрен Уфаның Яр буе урамындагы 136нчы башкорт лицееннан ерак түгел урнашкан җир асты гаражларында табалар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, алар табылган вакытка егет үлгән, ә кыз әле исән булган. Яшь кешенең үлеменә китергән сәбәпләрнең берсе – автомашина газы белән агулану, дип хәбәр итә UfacityNews.ru, Сипайлово бистәсендә яшәүчеләр һәм әлеге парның танышлары сүзләренә таянып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading