16+

Абау! 18 яшьлек егет сөйгән кызының гаиләсен чак кына үтерми калган

Башкорстанның Дәүләкән район суды 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул «үтерүгә һөҗүм» һәм «аңлы рәвештә чит кеше милкен юк итү» маддәләре буенча гаепле дип табылган.

Башкорстанның Дәүләкән район суды 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул «үтерүгә һөҗүм» һәм «аңлы рәвештә чит кеше милкен юк итү» маддәләре буенча гаепле дип табылган.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүче үзенең сөйгән кызы белән ачуланышкан. Кыз аралары өзелү турында әйткән, егет исә шуның аркасында аннан үч алырга карар кылган. Узган елның августында төнлә гаепләнүче сөйгәне яшәгән йорт ишегалдына үтеп керә һәм кызның әнисе, аның 12 яшьлек улы һәм 7 яшьлек оныгы йоклап ятуын белеп ала. Әмма егетне өйдә кешеләр булуы куркытмый, ул өйгә ут төртә, шуннан соң җинаять урыныннан кача.
Гаилә хатын-кызның уяулыгы аркасында гына исән кала, ул уянып, тиз арада янгынны сүндерә алган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә биш елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading