16+

180 кешенең гомере колбаса ашап өзелгән

Көньяк Африкада 180 кешенең үлеменә китергән листериоз авыруы дулкыны киптерелгән ит колбасаларын куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Көньяк Африкада 180 кешенең үлеменә китергән листериоз авыруы дулкыны киптерелгән ит колбасаларын куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

2017 елның гыйнварында Роспотребнадзор Көньяк Африка Республикасында листериоз авыруы турында кисәткән иде. Авыру нәтиҗәсендә 2017 елның гыйнварында 180 кеше вафат була, бу барлык чирләүчеләрнең 27% тәшкил итә.

“91% авырудан алынган кан анализында листериоз авыруын китереп чыгаручы ST6 штаммы ачыклана. Анализлар Көньяк Африка Республикасының йогышлы авырулар буенча милли Институтында (NICD) уздырыла. Шундый ук штамм, төрле җирләрдән алынган, куллану өчен әзер булган киптерелгән ит колбасаларында да табыла. 83% пациентта авыру шундый колбасалар ашаганан соң башланган”, - диелә хәбәрдә.

Листериоз буенча эпидемиологик тикшерүләрнең уңышлы тәмамлануы турында Көньяк Африка Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы 4 март көнне хәбәр итте. Листериоз белән авырган кешеләр ашаган колбасаларның барысы да Полоквейн шәһәрендәге Enterprise Food һәм RCL Foods предприятиеләрендә җитештерелгән була, дип хәбәр итә ведомство.

Әлеге оешмаларның ит продуктлары барлык кибетләрдән дә алынган. Җитештерү линияләрендә дезинфекция уздырылган. Кабаттан тикшерү һәм җентекләп стерилизация ясау өчен җитештерү оешмаларын вакытлыча ябып торырга киңәш ителгән. Зараланган продуктларны саклаган, эшкәрткән, төргәкләргә тутырган сату оешмаларындагы җиһазларга шулай ук, дезинфекция ясалган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы RCL Foods һәм Enterprise Food колбасаларын экспортка чыгаруга рөхсәтне вакытлыча туктаткан.

Халыкка шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, яшелчә, җиләк-җимешләрне агып торган суда яхшылап юарга, чи һәм әзер продуктларны аерым сакларга, ит һәм сөт продуктларын әзерләгәндә температура режимын сакларга киңәш ителә. Роспотребнадзор гражданнарга сәфәрләрне планлаштырганда әлеге мәгълүматка игътибар итәргә куша.

Татар-информ


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading