16+

19 яшьлек егет һәлак булган – Татарстан юлында җиңел машина әйләнеп капланган

19 яшьлек шофер Сарман – Җәлил юлында машина белән әйләнеп капланып һәлак булган.

19 яшьлек шофер Сарман – Җәлил юлында машина белән әйләнеп капланып һәлак булган.

Егет иминлек каешын эләктермәгән булган. 18 апрель көнне Сарман-Җәлил автомобиль юлының 26 чакрымында 19 яшьлек Daewoo автомобиль йөртүчесе идарә итүне югалта, юл билгесенә килеп бәрелә, шуннан соң юл читенә төшеп әйләнеп каплана.

Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматларына караганда, шофер иминлек каешын эләктермәгән булган.

Егет машинаның алгы тәрәзәсеннән очып чыккан. Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килгәнче вакыйга урынында җан биргән.
Бу хәлнең шартлары ачыклана.
19-летний водитель погиб, перевернувшись на автомобиле на дороге Сарманово – Джалиль

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading