16+

19 яшьлек кызны «дус»ты исеменнән алдаганнар

Буадан 19 яшьлек кызны “дусты” “ВКонтакте” аша алдаган.

Буадан 19 яшьлек кызны “дусты” “ВКонтакте” аша алдаган.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә яшәүче 1999 елгы кызның “ВКонтакте” социаль челтәрдәге битенә смс-хәбәр килә. Анда дус кызы телефонына 3 мең сум акча салуын үтенә. Кыз аның гозерен үтәп, 1500 сум акча сала. Шуннан соң дус кызына телефонга акча барып җитү-җитмәвен сорап шалтырата, тегесе бернинди дә акча сорамавын әйтә. Чынлыкта исә мошенниклар, дус кызының шәхси битенә кереп, әлеге кыз белән элемтәгә чыкканнар, акча сораганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading