16+

1нче июньгә барлык лагерьләр дә әзер була

Арбаны кышын, чананы җәен әзерлиләр диләрме әле? Җәйге сәламәтләндерү лагерләрен дә хәзердән үк төзекләндерә башлаганнар. 1 июньгә республикадагы лагерьләр балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш, ди Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак коммуналь хуҗалык программаларын тормышка ашыру һәм эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров.

Татарстанда бүген 75ләп сәламәтләндерү лагере исәпләнә. Алар күбесе совет заманында төзелгән һәм төзекләндерү таләп итәләр. Өч елга исәпләнгән капиталь төзекләндерү программасы кысаларында шактый эшләр башкарылган инде. Әйтик, былтыр 14 лагерьгә ремонт ясалган. Быел тагын унысында төзекләндерү эшләре башкарырга ниятлиләр. Казанның "Заречье" лагере базасында һәм Чүпрәле районында "Чайка" лагерендә балалар өчен яңа ял итү биналары сафка басар дип көтелә. Кыскасы, быел программа соңгы ел эшли, шул вакыт аралыгында барлык лагерьләрнең яртысы тәртипкә китерелер дигән ышаныч бар. Быелга лагерьләрне төзекләндерү өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Төзекләндерү эшләре беренче чиратта, балалар аеруча күп ял итә торган, ел әйләнәсендә эшләүче һәм аеруча таушалган лагерьләрдә башкарылачак. Ремонт таләп итә торган тагын 39ы әлегә чират көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading