16+

20 градуска кадәр җылыта

Бу ялларда җылыта. 24 апрельдә көндез 15 градус җылы күзәтелсә, 25 е температура 20 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

Бу ялларда җылыта. 24 апрельдә көндез 15 градус җылы күзәтелсә, 25 е температура 20 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

Шимбә, якшәмбе дә җылы, аяз һава торышы көтелә.  Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев  аңлатуынча, бу республикага килеп кергән скандинавия антициклоны белән бәйле. Азрак явым-төшем дә күзәтелергә мөмкин.

Температура күрсәткечләре нормадан өч градуска югарырак булачак.“Ә гомумән, апрель – кояшлы, чагыштырмача коры ай булды.  Бу айда явым-төшем нормасы 30 миллиметрны тәшкил итәргә тиеш булса,  20 миллиметр инде яуды”, – ди профессор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading