Татарстанның 2017 елга бюджет проекты әзер. Аны 3 ноябрь көнне узачак Дәүләт Думасы утырышында караячаклар. Киләсе елда республика бюджетының керемнәре - 166,8 миллиард сум, чыгымнар - 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана.
Узган атнада Татарстан Дәүләт Думасы комитетлары 2017 һәм 2018, 2019 елларга бюджет планын карады. Атна азагында исә республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашында парламент тыңлаулары булды. Фикер алышулардан соң, киләсе елга бюджет планы проекты Дәүләт Думасының киләсе утырышында беренче укылышка тәкъдим итәргә ниятләнде.
Бюджет проектында бер баррель нефть - 40 доллар, Америка валютасының курсы - 65 сум, ә инфляция 4,9 процент диелә. Киләсе елда республика бюджетының керемнәре 166,8 милрд сум булыр, чыгымнар - 174,4 милрд сум булыр дип көтелә. Дефицит 7,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Әмма әлегә федераль акчалар исәпкә алынмаган, шуңа да бюджет тулы күләмдә формалаштырылмаган.
Чыгымнарның күп өлеше социаль тармакларны финанслауга тотылачак. Мәгариф өлкәсенә киләсе елда - 50 млрд, социаль сәясәткә - 33,6 млрд, торак-коммуналь хуҗалыкка - 12,8 млрд, физик культура һәм спорт тармагына - 3 млрд 97 миллион, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә 1 млрд 179 миллион сум бүлү планлаштырылган. Сәламәтлек саклау өлкәсенә исә 17 млрд сум акча каралган.
Агымдагы ел бюджет проектын кабул иткәндә, керемнәр - 160,6 млрд сум, чыгымнар - 166,4 млрд сум, дефицит 5,8 млрд сум иде. Быелгы бюджетның да күп өлеше мәгариф өлкәсенә - 45,6 млрд, икътисадка - 29,9 млрд, сәламәтлек саклауга - 27,5 млрд сум, социаль сәясәткә 24,8 млрд сум акча бүлеп бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар