16+

2017 – Журналистика белеме елы булачак

2017 ел Казан федераль университетында Журналистика белеме елы итеп игълан ителгән.

2017 ел Казан федераль университетында Журналистика белеме елы итеп игълан ителгән.

Университетның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров журналистика белеменә 55 ел тулу уңаеннан әлеге фикерне тәкъдим иткән.

- Без Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә булдырылган мөмкинлекләрне күбрәк файдаланырга тырышачакбыз. Университетта тулы бер ел журналистика белеменә багышланган вакыйгалардан торачак. Журналистика белемен университетта, гомумән, Россия күләмендә камилләштерергә кирәк, дигән «Татар-информ»га әңгәмәсендә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский.

Казан дәүләт университетында журналистика бүлегенең тарихы 1962 елга барып тоташа. Ул чакта ул тарих-филология факультеты каршында оештырыла. 1990-1994 елларда журналистика мөстәкыйль факультет булып аерылып чыга. Аннары социология һәм психология кафедралары белән кушыла. 2003 елда психология бүлеге аерым факультет булып эшли башлый. Дүрт елдан соң Журналистика һәм социология факультетында «Җәмәгатьчелек белән элемтә» бүлеге барлыкка килә. Быел әлеге факультетка үзгәрешләр кертелде. Факультет Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе дип атала башлады. Бүген мәктәптә 900 студент белем ала, барлыгы биш кафедра эшли. Биредә журналистика, татар журналистикасы, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли сәясәт белеме, телевидение эшчәнлеге өлкәсе буенча белгечлек алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading