16+

2018 елның «Оскар» алган иң яхшы ФИЛЬМНАРЫ

2018 елның иң яхшы фильмы өчен Америка Киноакадемиясе премиясенә режиссер Питер Фарреллиның «Зеленая книга» картинасы лаек булды.

2018 елның «Оскар» алган иң яхшы ФИЛЬМНАРЫ

2018 елның иң яхшы фильмы өчен Америка Киноакадемиясе премиясенә режиссер Питер Фарреллиның «Зеленая книга» картинасы лаек булды.

«Иң яхшы ир-ат роле» категориясендә «Богемская рапсодия» фильмында Фредди Меркьюри образын гәүдәләндергән Рами Малек «Оскар» премиясен яулады. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» өчен Махершала Али («Зеленая книга») премиягә лаек дип табылды.

«Фаворитка» фильмында уйнаган Оливия Колман иң яхшы хатын-кыз роле өчен «Оскар»га лаек булды. «Если Бил-стрит могла бы заговорить» фильмында төшкән актриса Реджина Кингның эше «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде.

«Рома» картинасы (Мексика) «Чит телдәге иң яхшы фильм» дип табылды. «Человек-паук» мультфильмы тулы метражлы төп анимацион фильм булды.

«Свободный подъем в одиночку» фильмы иң яхшы документаль картина дип табылды. Леди Гага «Звезда родилась» фильмына иҗат ителгән җырны башкарган өчен «Оскар» премиясенә лаек булды. 

фото - vesti-ukr.com


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading