16+

2021 елда ничә көн ял итәбез?

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда республика халкы кайсы көннәрдә ял итәчәген хәбәр итте.

2021 елда ничә көн ял итәбез?

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021 елда республика халкы кайсы көннәрдә ял итәчәген хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәрендә без 1-7 гыйнварда, 8 гыйнварда ял итәчәкбез. 7 гыйнварда исә Раштуа билгеләп үтелә. 

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне, 8 мартта Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтеләләр. 9 майда Җиңү көне, 12 июньдә Россия көне, 30 август Татарстан Республикасы көне буларак, ял көне булачак. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне булганга, ял дип игълан ителә. 

Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, Татарстан Президенты Указы нигезендә билгеләнә. Татарстан Мөселманнары мөфтияте мәгълүматлары буенча, 2021 елда әлеге дини бәйрәмнәр 13 майга һәм 20 июльгә туры киләчәк. 

Бәйрәм көннәре ял яисә эшләми торган көнгә туры килсә, икенче көнгә күчерелә. Мисал өчен  2 гыйнвар 5 ноябрьгә, ә 3 гыйнвар 31 декабрьгә, 20 февраль 22 февральгә күчерелә, диелә хәбәрдә. 

Шул рәвешле, Яңа елда 1-10 гыйнвар көннәрендә, 20-23 февраль көннәрендә, 6-8 март көннәрендә, 1-3 май, 8-10 май көннәрендә, 12-14 июнь көннәрендә, 30 июль-1 август көннәрендә, 4-7 ноябрь көннәрендә республика халкын озын яллар көтә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading