16+

2021 елда "Салават Купере" микрорайонында парк һәм тагын бер мәктәп барлыкка киләчәк

Хәзерге вакытта 189 номерлы «Заман» дип аталган гимназиянең төзелеше 90%тан артыкка тәмамланды.

Хәзерге вакытта 189 номерлы «Заман» дип аталган гимназиянең төзелеше 90%тан артыкка тәмамланды.

2021 елда «Салават күпере» торак комплексында парк барлыкка киләчәк, шулай ук тагын бер мәктәп ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан мэры Илсур Метшинга яңа рекреация зонасы булдыру турындагы сорау белән торак комплексында яшәүче мөрәҗәгать иткән иде.
«Безнең микрорайон шәһәр читендә төзелгән, тирә-юньдә җирләр күп. Ни өчен безнең өчен берәр парк ясамаска? Кайберәүләр Акккош күленә ял итәргә бара, ләкин ул бит ерак, кечкенә бала белән барып җитә алмыйсың ", - дип кызыксынды ул.

Җавап итеп Метшин билгеләп үткәнчә, парк булдыру 2021 елга планлаштырылган, шул ук вакытта аны проектлау төгәлләнгән, диде.
Шулай ук ул яңа белем бирү учреждениесе - 189 нчы гимназия ачылу турындагы мәгълүматны раслады.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары "Салават" торак комплексында 1224 укучыга гимназия бинасын тикшергәннәр.

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading