16+

2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле?

Тукай премиясенең яңа лауреатлары турында рәсми булмаган мәгълүмат бар.

Тукай премиясенең яңа лауреатлары турында рәсми булмаган мәгълүмат бар.

Быел Тукай исемендәге дәүләт бүләге язучы Факил Сафинга, актриса Дания Нуруллинага һәм рәссам Григорий Эйдиновка бирелгән. Бу хакта «Интертат»ка үз чыганаклары аша билгеле булган.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенең нигезләмәсе буенча өч премия каралган. Дүртенче өстәмә премия булу-булмавы турында әлегә мәгълүмат юк. Татарстан язучылары Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдәбият өчен өстәмә премия бирелүенә өметләнгәннәр иде.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Татарстан язучылар берлегеннән, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессы аша, Григорий Эйдинов графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге аша тәкъдим ителгән иде.

Тукай премиясе лауреатлары 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Танылган жырчыбыз,Мингол абый лаек тугелмени сон Тукай премиясенэ??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Факил Сафин, Дания Нуруллина өзен бик шатмын.

      Мөһим

      loading