16+

2022 ел башыннан Диния Нәзарәте 250дән артык кешегә хаҗ кылуны оештырган

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы 2022нче елның 1нче гыйнварыннан алып 250дән артык мөселман өчен изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәр кылуны оештырган.

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы 2022нче елның 1нче гыйнварыннан алып 250дән артык мөселман өчен изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәр кылуны оештырган.

Барлыгы 7 төркемнән торган хаҗилар җыенып сәфәргә чыккан. Турның озынлыгы 12-21 көнне тәшкил иткән. Сәфәр кылучылар өчен татар гореф-гадәтләренә нигезләнеп авыз ачу мәҗлесләре, корбан ашлары үткәрелгән, дип яза Диния Нәзарәтенең сайты.

Дин кардәшләребез иң әүвәл Пәйгамбәребез каберлеген зиярәт кылды, Пәйгамбәребезгә ﷺ Татарстан һәм Россия мөселманнары исеменнән сәлам тапшырды, Мәдинә шәһәренең үзенчәлекле урыннарын барып күрде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Гомрә кылу – бер гомрә белән икенче гомрә арасындагы гөнаһларның сөртелүенә сәбәп булыр”, – дигән, ә Рамазан аенда гомрә кылуның өстенлекләре турында: “Рамазан ае җиткәч гомрә кыл, чөнки гомрә бу айда хаҗ кылуга тиң була”, – дип әйткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading