16+

2022 елда ана капиталы күләме ничә сум булачагын әйттеләр

Киләсе елда ана капиталы 3,8 процентка артыр дип көтелә.

Киләсе елда ана капиталы 3,8 процентка артыр дип көтелә.

2022 елда ана капиталы күләме артачак. Беренче балага ул 503 мең, икенче балага 665 мең сум тәшкил итәчәк, дип яза "РИА Новости" хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән.
Хәзергә ана капиталы беренче балага 484 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туган очракта, 155 мең сум өстәп бирелә.
Киләсе елда ана капиталы 3,8 процентка арту сәбәпле, икенче балага түләнелә торган акча 161 мең тәшкил итәчәк.
Билгеле булганча, Владимир Путин кул куйган 2020 елдагы Указ нигезендә, ана капиталы программасы буенча түләүләр 2022 һәм 2023 елларда индексацияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading