16+

2022 елга БДИ тапшыру көннәре билгеле! Әзерләнә башлагыз

2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

2022 елда Төп дәүләт имтиханы 21 апрельдән 2 июльгә кадәр, Бердәм дәүләт имтиханы 21 марттан 2 июльгә кадәр узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор әзерләгән документтан күренгәнчә, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру һәм резерв көннәр 21 апрельдән 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Төп көннәр 20 майдан 2 июльгә кадәр булачак. Шулай ук 5-24 сентябрьдә өстәмә көннәр дә планлаштырылган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 сыйныфлар Бердәм дәүләт имтиханын 21 марттан 2 июльгә кадәр тапшырачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру 21 мартта башланып, 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Имтиханнар тапшыруның төп чоры (резерв көннәр белән) — 27 майдан 2 июльгә кадәр. 5-20 сентябрьдә өстәмә көннәр бирелә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading